2018 елның 28 декабрендә Кама Тамагы поселогының мәдәният йортында «Ныклы гаилә» республика проекты химаясендә Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов катнашында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ел саен уздырыла торган хәйрия чыршы бәйрәме узды. Павел Николаевич бәйрәмгә килгән барлык ата-аналарны һәм балаларны бәйрәм белән котлады. “Без – Россия гражданнары!” VI республика иҗат конкурсында катнашкан өчен җиңүчеләргә һәм катнашучыларга район башлыгы исеменнән дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балалар өчен «Аленький цветочек» театральләштерелгән тамаша куелды. Бәйрәм ахырында Кыш бабай балаларга татлы Яңа ел бүләкләре тапшырды.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина һәм районның Иҗтимагый совет рәисе Татьяна Гращенкова Автономова Варвараны котлау өчен өенә бардылар. Аны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котладылар һәм аңа муниципаль район башлыгы исеменнән бүләк, шулай ук ”Без – Россия гражданнары!” VI республика иҗади конкурсында катнашкан өчен диплом һәм бүләк тапшырдылар.