Хөрмәтле каматамагылылар!
Сезне чын күңелдән яраткан бәйрәмнәребез – якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлыйм!
Тиздән Яңа 2019 ел җитә, 2018 ел тарихта калачак. Барыбыз өчен дә якыннарыбызның сәламәтлеге, балаларыбызның уңышлары, үзебезнең һөнәри осталыгыбызны гамәлгә ашыру мөмкинлеге, ял итү, спорт белән шөгыльләнү, ярдәмгә мохтаҗларга булышу кебек кыйммәтләр мөһим. Бу ел эчендә Кама Тамагы тарихына күп кенә шатлыклы вакыйгалар керде, без районыбыз һәм аның кешеләре – аларның спортта, олимпиадаларда, мәдәният, туризм өлкәләрендәге җиңүләре белән горурланабыз.
Шулай ук барлык православие динендәгеләрнең матур бәйрәме – Раштуа белән тәбрик итәм. Раштуа көнен бәйрәм итеп, без христиан диненең бай традицияләрен данлап кына калмыйбыз, тарихыбызга, рухи тамырларыбызга, кешеле кыйммәтләренә дә мөрәҗәгать итәбез. Нәкъ менә дин һәрвакытта да халыкны көчле иткән, аны җиңүләргә һәм хезмәткә илһамландырган.
Кадерле дуслар! Яңа елда иң яхшы мизгелләр генә сакланып калсын һәм яңа ел һәр йортка уңыш, иминлек, күп якты һәм шатлыклы көннәр алып килсен. Нык сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт һәм яңа ел кәефе телим.
Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы П.Н. Лоханов