"Малахит шкатулка серләре" дип исемләнгән әдәби кичә

2019 елның 5 гыйнвары, шимбә

Кышкы каникул көннәрендә Затон урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары Затон поселогы китапханәсендә булдылар, анда алар өчен П. П. Бажовның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Малахит шкатулка серләре" дип исемләнгән әдәби кичә һәм "Бажов әкиятләре дөньясында" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Балалар язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, танылган Бажов әкиятләре буенча викторинада катнаштылар һәм аның «Синюшкин колодец», «Зәңгәр елан», «Алтын чәч» һәм «Көмеш тояк» әсәрләре буенча мультфильмнар карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International