"Кыш бабай кубогы"на шайбалы хоккей буенча турнир

2019 елның 5 гыйнвары, шимбә

2018 елның 30 декабрендә Кама Тамагы поселогы Үзәк стадионы территориясендә "Кыш бабай кубогы"на шайбалы хоккей буенча турнир узды. Турнирда безнең район җирлекләре командалары катнашты. Киеренке көрәштән соң Иске Казиле авыл җирлегеннән "Авиатор" командасы беренче урынны алды. Финалда буллитлар сериясендә аларга Куйбышев Затоны поселогы командасы оттырды. Өченче урынны Иске Казиле авыл җирлегеннән "Кристалл" командасы алды. Турнирда катнашучыларны котлыйбыз һәм Яңа Елда уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International