Бүген, 2019 елның 5 гыйнварында, "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча яңа ел турниры узды. Барлыгы 4 команда катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча 1 урынны "Жемчужина" командасы, 2 урынны "Кама Тамагы" командасы һәм 3 урынны "Кирельск"командасы алдылар. Барлык катнашучыларны котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!