2019 елның 6 гыйнварында Кама Тамагы штп. Үзәк стадионы территориясендә Сабирҗанов Рафис Кубогына хоккей буенча ярышлар узды. Турнирда 5 команда катнашты. Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын-Олы Яңасала авылы командасы
2 урын-"Факел" командасы. Кама Тамагы Муниципаль Районы
3 урын - "Затон" Куйбышев Затоны командасы.
Турнирны үткәрүдә күрсәткән ярдәме өчен Сабирҗановлар гаиләсенә рәхмәт белдерәбез! Барлык катнашучыларга да сәламәтлек һәм уңышлар телибез!