Хөрмәтле прокуратура органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Бүген прокуратура органнары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре - кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау, җәмгыятьтә законлылыкны алга таба ныгыту, закон нормаларын тайпылышсыз үтәү. Гражданнарга игътибарлы мөнәсәбәт һәм прокуратура вәкилләренең тәртипле булуы кешеләрнең хокук өстенлегенә ышанычын ныгыта, илдә сәламәт социаль-сәяси атмосфераны тәэмин итә.
Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз һәм хезмәт бурычына тугрылыгыгыз район һәм аның халкы файдасына хезмәт итәр дип ышанам!
Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшегездә уңышлар һәм иң изге теләкләр телим!
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы П.Н. Лоханов