Келәнче авыл китапханәсендә “Гармунчы аю белән җырчы маймыл” дип исемләнгән әдәби–библиографик дәрес үтте. Ул татар халкының күренекле патриот шагыйре Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулу уңаенна узды. Чарада шагыйрьнең тормыш юлына кыскача күзәтү ясалды, шигырьләре, поэмалары укылды.