Гражданнар җыелышы

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген, 2019 елның 14 гыйнварында, Кама Тамагы муниципаль районында гадәттәгечә авыл җирлекләрендә гражданнар җыелышы башланды. Гражданнарның беренче 2 җыелышы Олы Бортас, аннары Варварино авыл җирлекләрендә узды. Беренчесендә район Башлыгы Павел Лоханов катнашты.

Олы Бортас авыл җирлеге башлыгы Радик Сәгъдиев җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, 2018 елда башкарылган эшләр турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. Авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм «Бортасы»агрофирмасы бүлекчәләре җитәкчеләре мәгълүматы тыңланды. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына-авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары турында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат Вәлиев чыгыш ясады. Авыл җирлегендә оператив хәл турында участок полиция начальнигы Дмитрий Зиновьев мәгълүмат бирде. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Василий Глазков каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасы турында мәгълүмат җиткерде. РФ Пенсия фондының Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча идарәсе начальнигы Ильмир Гыйльметдинов 2019 елның 1 гыйнварыннан пенсия законнарындагы үзгәрешләр турында мәгълүмат бирде. Цифрлы телевидениегә күчү турында Кама Тамагы районы электр элемтәсе үзәге начальнигы Миннур Нәбиуллин сөйләде.

Җыелыш ахырында Павел Николаевич җыелучылар алдында муниципаль район территориясендә максатчан программаларны тормышка ашыру һәм социаль-икътисадый үсешнең планлаштырыла торган чаралары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International