2019 елның 14 гыйнварында Варварино авыл җирлегендә гражданнар җыелышы узды.
Җирле үзидарә органнары эшчәнлеге, 2018 елда җирлек территориясендә башкарылган эшләр һәм үзара салым акчаларын исәпкә алып куелган бурычлар турында Варварино авыл җирлеге башлыгы Рушан Нотфуллин чыгыш ясады. "Варварино" авыл хуҗалыгы бүлекчәсе җитәкчеләре Д. Сабиров һәм «Тәмте» агрофирмасы җитәкчесе Ф. Әбелхановның 2018 елдагы эш нәтиҗәләре турында мәгълүматы тыңланды. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары турында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат Вәлиев чыгыш ясады. Авыл җирлегендә оператив хәл турында мәгълүмат белән полициянең участок уполномоченныйлары начальнигы Зиновьев Д. П. 2019 елның 1 гыйнварыннан пенсия законнарындагы үзгәрешләр турында Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды Идарәсе начальнигы И. Гыйльметдинов чыгыш ясады.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына дөрес күчүне тәэмин итү, цифрлы телевидениегә күчү, муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру һәм социаль-икътисадый үсешнең планлаштырылган чаралары турында муниципаль район башлыгы урынбасары Г. А. Габидуллин чыгыш ясады.