Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы (алга таба-министрлык) хәбәр итә, 2019 елның 17 гыйнварында 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында «2018 елда Министрлыкның эш йомгаклары һәм 2019 елга планнар» темасына министрлыкның йомгаклау коллегиясе утырышы узачак. «Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды» дәүләт корпорациясе генераль директоры К. Г. Цицина катнаша.
Чара онлайн режимда интернет челтәрендә түбәндәге сылтама буенча трансляцияләнәчәк https://www.youtube.com/watch?v=iHBJzrCCZK0&feature=youtu.be.