Үзәк китапханә хезмәткәрләре татар урта мәктәбе укучылары өчен «минем һөнәрем – китапханәче»дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү сәгате үткәрделәр. Чараның максаты: балаларны бик мөһим һәм кирәкле һөнәр белән таныштыру. Укучылар китапханәче бик борынгы һөнәр икәнен белделәр,аңа дүрт мең ярым елдан артык. Заманча китапханәче коммуникабельле булырга, яңа мәгълүмати технологияләрдә Яхшы анализларга, компьютер, офис техникасына ия булырга тиеш. Шулай ук ул китап фондында Яхшы ориентлашырга, китаплар торышын күзәтеп торырга, каталоглар белән эшләргә тиеш. Шулай ук чарага «иң игелекле һөнәр - китапханәче»дигән электрон презентация дә әзерләнгән иде.