Кама Тамагы урта татар гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2019 елның 16 гыйнварында төрле һөнәр вәкилләре мәктәп укучылары белән очрашты. Балалар белән очрашуга район үзәк хастаханәсе вәкилләре, китапханәчеләр, укытучылар, ветеринария табиблары, агрономнар килде. Кама Тамагы районы авыл хуҗалыгы юнәлешендә кадрларга кытлык кичерә. Район хуҗалыклары өчен агрономнар, ветеринария табиблары, инженерлар, терлек үрчетү технологлары кирәк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Исмәгыйлев Динар Мөнәвир улы укучыларны агроном һөнәре белән таныштырды. Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаганнан соң, Динар Исмәгыйлев районның эре авыл хуҗалыгы предприятиесе агрономы булып эшли, 2015 елдан – идарә консультанты. Ул үз һөнәре, Казан дәүләт аграр университеты турында, укырга керү шартлары, аграр югары уку йортларын һәм техникумнарны тәмамлаганнан соң районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүче яшь белгечләргә дәүләт ярдәме чаралары турында җентекләп сөйләде: 2018 елда яшь белгечләр өчен дәүләт ярдәме югары уку йортларын тәмамлаучыларга 300 мең сум тәшкил итте, 150 мең сум – урта махсус уку йортларын тәмамлаучыларга, беренче елда өстәмә түләү дә 7,5 мең сум тәшкил итә. Яшь белгечләр торак бәясенең 70% күләмендә бушлай субсидия ала алалар, бу исә торак төзү, күпфатирлы йортта фатир алу яки әзер торак сатып алу мөмкинлеге бирә. Авыл хуҗалыгы оешмалары белгечләре өчен төрле конкурслар бар, анда белгечләр үзләренең мөмкинлекләрен ача алалар. Динар Исмәгыйлев үзе 2018 елда «һөнәре буенча иң яхшы» республика конкурсында «Иң яхшы агроном» номинациясендә җиңүче булды, 2019 елда Германиягә стажировка үтәргә барачак.
Ветеринария табибы Анна Александровна Әкбәрова үз һөнәре турында сөйләде, ул 2013 елда КДВАМ тәмамлаган һәм авыл хуҗалыгы предприятиесенең ветеринария табибы булып эшли. Ул 2017 елгы «һөнәре буенча иң яхшы» республика конкурсында җиңүче, быел Германиядә стажировка узды инде.
Барлык чыгыш ясаучылар да һөнәрләрнең әһәмиятлелегенә, алга таба үз эшенең чын остасы булу өчен хәзер яхшы укырга кирәклегенә игътибар иттеләр.