18 гыйнвар көнне 9.30 сәгатьтә Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре Аркадий Гайдарның " Чүк һәм Гек» китабыннан өзекләр кычкырып уку оештырдылар.
1939 елда Аркадий Гайдарның «Чук һәм Гек»(80 яшь) хикәясе беренче тапкыр басылып чыга-ике абыйсы Чук һәм Гек әниләре белән бергә Ерак экспедициядә булган папага юл тота. Язучының холкы һәм тормыш кредосы символик мәгънәгә ия: «нәрсә ул бәхет-моны һәркем үзенчә аңлады. Әмма кешеләр барысы да бергә намуслы яшәргә, күп хезмәт куярга һәм әлеге зур бәхетле җирне нык яратырга һәм сакларга кирәклеген белделәр...".