Бүген, 2019 елның 18 гыйнварында, чираттагы гражданнар җыелышы Балтач авыл җирлегендә Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, шулай ук район хезмәтләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашында узды.
Җирлектә 2018 елда башкарылган эшләр турында авыл җирлеге башлыгы Динар Мөхәммәдуллин хисап тотты. Авыл хуҗалыгы бүлекчәсенең 2018 елгы эш йомгаклары, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына-авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары турында «Новагротех» ҖЧҖ җитәкчесе Марат Миңгалиев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат Вәлиев чыгыш ясады.
Аннары җыелучылар авыл җирлегендә оператив хәлләр, каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына тиешле күчүне тәэмин итү, 2019 елның 1 гыйнварыннан пенсия законнарында үзгәрешләр кертү, пенсия алды яшендәге гражданнарны нигезсез эштән азат итүгә юл куймау һәм эшкә яраклы яшьтәге инвалидларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү, цифрлы телевидениегә күчү турында мәгълүмат тыңладылар. Алар буенча актуаль мәгълүматны полиция участок уполномоченные, Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды Идарәсе начальнигы, Кама Тамагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Тәтеш филиалы мөдире, Кама Тамагы районы электр элемтәсе үзәге начальнигы бирделәр.
Муниципаль район башлыгы Павел Лоханов муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру һәм социаль-икътисадый үсешнең планлаштырыла торган чаралары турында чыгыш ясады.
Гражданнар җыелышы авыл җәмәгать тормышында актив катнашкан депутатларга Рифат Гыйбадуллинга һәм Рөстәм Вафинга муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хатларын тапшыру белән тәмамланды.