Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында куркынычсызлык мәдәнияте елы үткәрелүгә бәйле рәвештә һәм 2019 елның кышкы чорында су объектларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында «ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы тарафыннан билгеле бер эш башкарыла.
2019 елның 22 гыйнварында 10 сәгатьтә Тенеш шәһәр тибындагы бистәсенең «Улыбка» балалар бакчасында «Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нияз Нуриев балалар һәм тәрбиячеләр белән очрашты.
Очрашу «бозда һәм суда сак булырмын» республика рәсем һәм видеороликлар конкурсының район этабы җиңүчесе Эмиль Миңнеҗановка сертификат тапшыру белән башланды.
Мәгълүмати-өйрәтү чаралары барышында ГИМС хезмәткәре балаларны ГИМС эшчәнлеге, Куйбышев сусаклагычының торышы, кече елгаларда, көзге чорда һәм боз кату чорында су объектларында үткәрелә торган чаралар, көзге чорда һәм боз кату чорында су объектларында балаларның куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Чараларда барлыгы 32 кеше катнашты.
Очрашуның максаты балаларны бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда гамәлләр алгоритмы белән таныштыру иде. Инспекторлык участогы хезмәткәре балаларга яхшы кәеф һәм көндәлек тормышта иминлек теләде.
Кама Тамагы Муниципаль Районы
ФКУ инспекторлык участогы
«ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» Н. Г.Нуриев