Кул белән бәйләү бүген кул эшенең иң популяр төрләренең берсе булып кала. Бәйләнгән әйберләр матур гына да түгел, алар уңайлы һәм һәркемгә үзләренең осталыгын һәм фантазиясен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Районның туган якны өйрәнү музеена килүчеләр игътибарына «Тылсымлы элмәкләр» дигән яңа күргәзмә тәкъдим ителде. Биредә сез оста куллы хатын-кызларыбызның эшләрен - салфеткалар, бәйләнгән оекбашлар, шәл, курчаклар өчен киемнәр күрә аласыз.