Истәлекле датага күргәзмә

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

2019 елның 27 гыйнварында илебез Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу көнне районның туган якны өйрәнү музеенда "Исән калган! Ленинград бирешмәде!» исемендәге экспозиция урнаштырылды. Күргәзмәдә фәнни-популяр һәм документаль басмалар, әдәби әсәрләр, бу вакыйганы чагылдыручы плакатлар, экспонатлар – сугыш чоры символлары тәкъдим ителде. Экспозициядә аерым урынны Ленинград блокадасын күргән  балалар һәм шәһәрне саклаучылар турындагы  материаллар  алып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International