Тенеш авылы китапханәсендә 5-6 сыйныф укучылары өчен Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулуга багышланган "900 көн ачлык һәм салкын" дип исемләнгән хәтер сәгате үтте. Укучылар, тын да алмыйча, сирәк фото һәм кинодокументлардан торган "Җир шары Ленинград белән горурлана...!» компьютер презентациясен карадылар . Пискарев мемориалы, шәһәрдәге 900 көн ачлыкны һәм салкынлыкны кичергән кешеләрнең батырлыгы турында сөйләү дә кызыклы булды.