2019 елның кышкы чорында су объектларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы билгеле бер эш алып бара.
2019 елның 24 гыйнварында 10 сәгатьтә Кама Тамагы штп "Салават Күпере" балалар бакчасында «Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нияз Нуриев балалар һәм тәрбиячеләр белән очрашты.
Мәгълүмати-өйрәтү чаралары барышында ГИМС хезмәткәре балаларны ГИМС эшчәнлеге, Куйбышев сусаклагычындагы һәм кече елгалардагы хәлләр, кышкы чорда су объектларында үткәрелә торган чаралар, су объектларында балаларның куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Чараларда барлыгы 48 кеше катнашты.
Очрашуның максаты балаларны бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда гамәлләр алгоритмы белән таныштыру иде. Инспекторлык участогы хезмәткәре балаларга яхшы кәеф һәм көндәлек тормышта иминлек теләде.
Кама Тамагы Муниципаль Районы
ФКУ инспекторлык участогы
«ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» Н. Г.Нуриев