Наил Альберт улы Вазыйхов муниципаль район башлыгы итеп сайланды

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген, 2019 елның 24 гыйнварында, Кама Тамагы муниципаль район Советы утырышы булып узды.

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советы Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лохановның башка эшкә күчү сәбәпле шәхси гаризасы буенча вакытыннан алда вәкаләтләрен туктату турында Карар кабул итте.

Моннан тыш, бүген муниципаль район депутатлары Кама Тамагы муниципаль районы башлыгын сайлау мәсьәләсен карадылар. Район Башлыгы итеп Вазыйхов Наил Альберт улы сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International