Һәр халыкның тарихы-сугыш тарихы. Алар бик күп -санап бетерерлек түгел! 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы- тәҗрибәле, яхшы коралланган, куркыныч дошман белән сугыш. Гитлерның максаты- илебезне җитәкләү, бөтен халыкны коллык чылбырында калдыру. Бары тик СССР территориясендә генә дә фашистлар 10 миллионга якын совет гражданнарын, шул исәптән балаларны, картлар һәм хатын-кызларны юк итәләр. Дахау, Освенцим, Мәйдан, Бухенвальд кебек коньлагерлар турында телгә алу белән сугышның нинди коточкыч булганын беләсең. Сугыш елъязмасында 900 көн буе дошман блокадасы боҗрасында булган Ленинградның героик әйләнеше аерым урын алып тора.
Кама Тамагы урта мәктәбендә Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан чираттагы күчмә музей дәресе булып узды.