90 яшьлек юбилей белән котлау

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

2019 елның 25 гыйнварында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Вазыйхов һәм Кирельск авыл җирлеге башлыгы Фәнис Зиннәтуллин  Макарчева Нина Яковлевнаны  90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Нина Яковлевнага чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В. Путиннан котлаулар тапшырылды.

Нина Яковлевна 1929 елның 25 гыйнварында Мордва Каратае авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Гаилә 7 кешедән тора: әти-әнисе, Нина һәм 4 абыйсы – Иван, Николай, Илья, Михаил. Әтисе - Яков Гаврилович сугышта катнашып, яраланып кайткан.

Нина авыл мәктәбенең 4 классын тәмамлый. Фермада терлекче дә, дуңгыз караучы да, сыер савучы да булып эшли. 1952 елда авылдашы Макарчев Николай Михайловичка кияүгә чыга. Макарчевлар гаиләсенә инде 67 ел. Үзенең елларына карамастан, Нина Яковлевна бик хәрәкәтчән, тормыш сөючән  һәм шат күңелле. Ул җырларга ярата, күп такмаклар  белә.

Аның истәлекләреннән: балаларны иртән җыр белән уяталар иде, Николай Михайлович гармунда уйнап, Нина Яковлевна җырлый иде. Аңа ире белән ”Торып бас, зур илебез” дигән җыр бик ошый.  Ир белән хатын бу җыр илнең гимны булырга лаеклы, дип саный.

Хәзерге вакытта Макарчевлар гаиләсе Мордва Каратае авылында яши. Бүгенге көндә Нина Яковлевнада һәм Николай Михайловичта  4 бала, 8 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International