2019 елның 25 гыйнварында Сөйки һәм Кирельск авыл җирлекләрендә чираттагы гражданнар җыелышы узды. Анда 24 гыйнварда муниципаль район Советының чираттан тыш утырышында сайланган Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов катнашты.
Гражданнарның беренче җыелышы Сөйки авыл җирлегендә узды. Традиция буенча Сөйки авыл җирлеге башлыгы Василий Никитин беренче булып 2018 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты.
Аннары авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Сергей Борисов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев 2018 елгы эш йомгаклары, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме чаралары турында чыгыш ясадылар.
Авыл җирлегендә оператив хәлләр турында полиция участок уполномоченные Артур Липатов сөйләде.
ТР Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Заһидуллин каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына дөрес күчүне тәэмин итү белән таныштырды.
Пенсия законнарындагы үзгәрешләр һәм пенсия алды яшендәге гражданнарның нигезсез эштән азат ителүенә юл куймау турында РФ Пенсия фондының Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйльметдинов һәм Кама Тамагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Тәтеш филиалы мөдире Наталья Кадыйрова мәгълүмат бирделәр.
Цифрлы телевидениегә күчү турында Кама Тамагы районы электр элемтәсе үзәге начальнигы Миннур Нәбиуллин сөйләде.
Җыелыш ахырында муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру һәм социаль-икътисадый үсешнең планлаштырылган чаралары турында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин чыгыш ясады, аннары сүз муниципаль район Башлыгы Наил Вазыйхов дәвам итте.
Сөйки авылында җыелыш иҗтимагый актив депутатларны Калеева Елена Ивановна һәм Белобородова Надежда Александровна һәм авылны төзекләндерү буенча актив катнашучы Лукин Юрий Яковлевичны котлау белән тәмамланды.
Муниципаль район Башлыгы Наил Вазыйхов катнашында гражданнарның икенче җыелышы Кирельск җирлегендә узды. Җирлектә 2018 елда башкарылган эшләр турындагы хисап белән Кирельский авыл җирлеге башлыгы Фәнис Зиннәтуллин чыгыш ясады. Авыл хуҗалыгы Агрофирмасы җитәкчесе Илһам Сибгатов 2018 елгы эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Аннары җыелышта катнашучылар алдында район хезмәтләре җитәкчеләре актуаль мәгълүмат белән чыгыш ясадылар, сорауларга җавап бирделәр. Җыелыш шулай ук җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүдә уртак конструктив эш алып бару һәм Кирельск авыл җирлегенең актив депутатлары Окунева Ирина Федоровна һәм Кошелев Александр Владимировичны котлау белән тәмамланды.