22-25 гыйнварда Саратовта «Бәллүр волан» Бөтенроссия яшүсмерләр турниры узды. Әлеге ярышлар безнең спортчылар өчен беренче күчмә старт булды.
Ярышлар дүрт яшь төркемендә узды: 13, 15, 17 һәм 19 яшькә кадәр ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда. Татарстан Республикасы бадминтончылары барлык яшь төркемнәрендә дә аерылып торды һәм барлык дәрәҗәләрдә дә медальләр яулады.
Татарстан Республикасы җыелма командасы составына кергән Кама Тамагы районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләре ярышларда призерлар булдылар.
Җыелма составына Нуриев Рияз, Галиханов Нияз һәм Атауллин Руслан керде.
Атауллин Руслан парлы категориядә 3нче урынны алды. Шулай ук үз яшь категориясендә Галиханов Нияз парда бронза медаль алды.
Нуриев Рияз, турнир призерларына бераз бирешеп, чирекфиналга керде.
Безнең спортчылар өчен бу бик яхшы старт. Бадминтончыларыбызга спорт казанышлары телибез!