2019 елның кышкы чорында су объектларында кешеләрнең тормыш иминлеген тәэмин итүне оештыру турындагы чараларны гамәлгә ашыру кысаларында Кама Тамагы Баш идарәсе башлыгы боерыгы белән «Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы тарафыннан билгеле бер эш башкарыла.
2019 елның 28 гыйнварында Кама Тамагы урта мәктәбендә «Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нияз Нуриев башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылары белән очрашты.
Очрашу «бозда һәм суда сак булырмын» республика рәсем һәм видеороликлар конкурсының район этабында җиңүчеләргә 3Б сыйныф укучысы Гафиатуллина Ралинә һәм 4Б сыйныф укучысы Төхвәтуллин Альфредка сертификат һәм грамоталар тапшыру белән башланып китте.
Мәгълүмати-өйрәтү чаралары барышында ГИМС хезмәткәре балаларны ГИМС эшчәнлеге, районда үткәрелә торган су объектларында үткәрелә торган чаралар, кышкы чорда су объектларында кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Чараларда барлыгы 180 кеше катнашты.
Очрашуның максаты балаларны бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда гамәлләр алгоритмы белән таныштыру иде. Инспекторлык участогы хезмәткәре балаларга яхшы укуларын һәм көндәлек тормышта иминлек теләде.
«ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге»
ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Н.Г.Нуриев