Ленинградны блокададан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан «Җиңеп чыктың минем Ленинградым» исемле хәтер кичәсе

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

28 гыйнвар көнне Красновидово авылы китапханәсе методисты Оленина О.В. һәм Красновидово мәктәбенең тарих укытучысы Таһирова М.Г. Красновидово мәктәбендә хәтер кичәсе уздырдылар.

... Ленинград! Планетада барлык кешеләр өчен бу шәһәр ныклык, батырлык, Ватанга тугрылыклы мәхәббәт, рус халкы рухының гаҗәеп көче символына әверелде. 75 ел узды. Сугыш дәһшәтен белмәгән берничә буын үсеп чыкты. Әмма Ленинград кешеләре тарафыннан блокада елларында кылган батырлык мәңгегә безнең хәтердә калачак.

Бу батырлык турында хәтер кичәсендә сүз барды. Таня Савичева турында сөйләштеләр. Бу кызның тарихын бөтен дөнья белә. Гади ленинградлыларның: өлкәннәрнең һәм балаларның, галимнәрнең батырлыклары, Ленинградта яңгыраган Шостоковичның җиденче Симфониясе, хәтергә үтеп кергән “яшәү чыганагы юлы” һәм башка күп нәрсәләр турында искә төшерделәр. Чара балалар тарафыннан укылган шигырьләр, видео-роликлар һәм презентацияләр күрсәтү белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International