Бүген муниципаль район башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, сервис оешмалары һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, районның фермерлар ассоциациясе рәисе катнашында киңәшмә уздырды. Киңәшмәне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Вәлиев Илфат Илдар улы башлап җибәрде. Ул катнашучыларны районның агросәнәгать комплексы торышы белән таныштырды.
Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Наил Альберт улы районның авыл хуҗалыгы тармагы торышы өчен борчыла. Районның авыл хуҗалыгына үзгәрешләр, әлеге тармакны үстерү программасын эшләү кирәклеген ассызыклады. Монда барысы да мөһим: үсемлекчелек һәм терлекчелек технологиясен үтәү, матди кызыксындыру, хезмәт хакын вакытында түләү h.б. Ул барлык җитәкчеләргә 11 февральгә кадәр тармак үсешенең гомуми район планын эшләү өчен килеп туган проблемаларны бетерү буенча эш планнарын әзерләргә кушты.
Киңәшмәдә орлыкларның сыйфаты, белгечләр өчен арендалы торак төзү, техниканы ремонтлау мәсьәләләре дә күтәрелде.