Келәнче авыл китапханәсе методисты Келәнче урта мәктәбе укытучылары белән берлектә «үлемсез Сталинград» дип исемләнгән әдәби-тарихи сәгать үткәрделәр. Балалар Сталинград сугышында күрсәткән батырлык, Сталинград сугышының мөһим чорлары, аның тарихи әһәмияте, дәһшәтле еллар истәлеге турында ишеттеләр. Чара презентация һәм документаль фильм күрсәтү белән үрелеп барды. Шулай ук чарага «исемнәрдә һәм даталарда Бөек Ватан сугышы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.