”БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Кама Тамагы җирле бүлегенең XXVIII конференциясе

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

2019 елның 29 гыйнварында Кама Тамагы поселогы Советы утырышы залында ”БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Кама Тамагы җирле бүлегенең XXVIII конференциясе узды.

Конференция эшендә ”БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Башкарма комитетының оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары СМИРНОВА Светлана Александровна катнашты.

Конференциядә түбәндәге көн тәртибе каралды:

1.         “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе секретарен сайлау турында;

2.         ”БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең 29 конференциясенә делегатлар сайлау турында.

Конференция эше нәтиҗәсендә ”БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе секретаре итеп яшерен тавыш бирү юлы белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы сайланды, шулай ук ”БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең 29 конференциясенә делегатлар сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International