2019 елның 29 гыйнварында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Вазыйхов катнашында чираттагы гражданнар җыеннары Красновидово авыл җирлегендә һәм Тенеш поселогында узды.
2018 елда башкарылган эшләр турында отчетлар белән җирлек башлыклары, халык өчен актуаль мәгълүмат, пенсия законнарындагы үзгәрешләр турында район предприятиеләре, хезмәтләре һәм оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясады.
Красновидово авыл җирлегендә халык җыелышында авыл җирлеге депутатлары Сайкина Роза Рәшит кызы һәм Алешин Иван Владимировичка Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Җыелыш ахырында муниципаль район Башлыгы Наил Вазыйхов муниципаль районның социаль-икътисади үсешенең кичектергесез мәсьәләләре турында сөйләде.