«Татарстан: тарих нуры»

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

30 гыйнвар көнне Затон поселогы китапханәсендә кадет интернат-мәктәбенең 10 сыйныф укучылары өчен ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан «Татарстан: тарих нуры» телдән журнал үткәрелде.

2020 елда ТАССР оешуга 100 ел тула. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов әлеге датаны бәйрәм итү турындагы указга кул куйды.

1917-1920 еллар – тынгысызлык, үзара сугышлар, билгесезлек вакыты. Ачлык, хәерчелек, җимерек илдә гражданнар сугышы бара, халык восстаниеләрен сөрә. Менә шундый катлаулы шартларда яшь республика туа. Моның турында телдән журнал сөйли.

Шулай ук татар Республикасының беренче көннәре турында сөйләүче документаль фильмнарның сирәк булган кадрлары күрсәтелде.

Китапханә безнең төбәк тарихы буенча бай фондыннан «Татарстан: гасырдан гасырларга» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International