Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» дигән акция үткәрделәр, ул СССР Югары Советы Президиумы Указы белән «Ватан сугышы Партизанына» медале (1943 елның 2 февралендә) билгеләнгән датасына һәм Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчикларының, партизан һәм подпольщикларның батырлыгына багышланган.
Акциядә Кама Тамагы муниципаль районының "Салават күпере" 1нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары (тәрбиячеләре: Сәлимова Ф.А., Ишанова И.С., Вазыхова Г.М.) катнашты.
Китапханәчеләр А.И. Печерскаяның "Балалар - Бөек Ватан сугышы геройлары" әсәрләреннән өзекләрне укыдылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар яшь герой - партизан Лара Михеенко турында белделәр. Ул "Ватан сугышы Партизанына" медаленә лаек булган.