Татарстан Республикасы Прокурорының «Татарстан Республикасы прокуратурасы органнарында бөтенроссия эшкуарлар кабул итү көнен оештыру турында»гы 2011 елның 31 гыйнварындагы 6/20р номерлы боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасы прокуратурасы органнарында 2019 елның 5 февралендә Бөтенроссия эшкуарлык эшчәнлеге субъектларын кабул итү көне узачак.
Кама Тамагы районы прокуратурасында эшмәкәрләр кабул итү 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Кама Тамагы штп, К.Маркс ур., 1 йорт адресы буенча үткәреләчәк.
Белешмәләр өчен телефон (884377) 2-14-73.