Кичә, 2019 елның 31 гыйнварында, муниципаль район Башлыгы Наил Вазыйхов катнашында Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогында гражданнарның йомгаклау җыелышы узды.
Кама Тамагы штп Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Владимир Сороковнин 2018 елда башкарылган эшләр һәм җирле үзидарә эшчәнлеген оештыру турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.
Поселогының 2018 елдагы оператив халәте турында участок һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек башлыгы Дмитрий Зиновьев сөйләде.
2019 елның 1 гыйнварыннан пенсия законнарындагы үзгәрешләр турында Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды Идарәсе начальнигы Илмир Гыйльметдинов мәгълүмат бирде.
Пенсия алды яшендәге үзенчәлекләре һәм эшкә яраклы яшьтәге инвалидларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү турында Кама Тамагы районы буенча Тәтеш халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалы мөдире Наталья Кадыйрова чыгыш ясады.
Цифрлы телевидениегә күчү турында Кама Тамагы РУЭС начальнигы Минур Нәбиуллин мәгълүмат бирде.
Газ җиһазларын кулланганда куркынычсызлык таләпләрен үтәү турында Кама Тамагы районы буенча КГМ начальнигы Руслан Өлфатов чыгыш ясады.
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру һәм социаль-икътисадый үсешнең планлаштырылган чаралары һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына тиешле күчүне тәэмин итү турында сөйләде.
Җыелыш ахырында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Вазыйхов чыгыш ясады.
Шулай ук гражданнар җыелышында Суворова Светлана Александровнага - «Т.Миннуллинский»7нче сайлау округы депутаты һәм Митрошин Сергей Александровичка - «Чирковский» 4нче сайлау округы депутаты Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды;
Кама Тамагы муниципаль районының Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогы муниципаль берәмлеге Башлыгының Рәхмәт хатларын Кама Тамагы поселогын төзекләндерүдә актив катнашкан өчен «Вираж+» ҖЧҖ коллективына Вәлиев Исхак Ильяс улына - 000 «Вираж+» директоры һәм «Вираж+» ҖЧҖ төягеч йөртүчесе Әхмәтҗанов Рифат Рәшит улына тапшырдылар.