2019 елның 3 февралендә МР башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы "Тәмте" агрофирмасы " ҖЧҖнең терлекчелек фермаларын йөреп чыкты. Аны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат Илдар улы Вәлиев, идарэ белгечләре, «Дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Шакиров Руслан Рәшит улы, агрофирма директоры Абулханов Фәнил Камил улы озатып йөрде. Красновидово, Тәмте, Осинники ит юнәлешендәге терлекләр үрчетү белән шөгыльләнә. Кече Салтык һәм Варварино фермаларында - савым сыерлары. Барлык бүлекчәләрдә дә катнашучылар терлекләрне тоту технологиясе, аларны кышлату шартлары, азык сыйфаты белән кызыксынды. Терлекчелек фермаларының хезмәт коллективлары белән очрашып, түләү һәм матди кызыксындыру шартларын ачыкладылар. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, лейкоздан сәламәтләндерү буенча киңәшләр бирелде.