Бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси Кубогының 1нче туры

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

2-3 февральдә Бадминтон үзәгендә Татарстан Республикасы шәхси Кубогының бадминтон буенча беренче туры узды. Ярышлар бер мәйданчыкта Казан, Чаллы, Алексеевск, Саба, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Чистай, Аксубай, Кукмара, Әлки, Тәтеш, Лаеш, Түбән Кама, Кайбыч, Әлмәт, Тукай, Әтнә, Баулы, Буа, Түбән Кама, Югары Ослан, Зәй, Теләче, Лениногорск районнарыннан 250дән артык спортчы җыелды.

Спортчылар ике яшь төркемендә иң көчлеләрне ачыкладылар: 2004 елгы һәм аннан өлкәнрәк, 2005 елгы һәм кечерәк ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда.

Ярышларның икенче туры апрель аенда узачак.

Әлеге турнирда безнең районның 12 спортчысы катнашты. Ир-атлар арасында парлы разрядта 2005 елгы һәм яшьрәк Галиханов Нияз белән Хаҗиев Исмал (Саба районыннан) 2нче урынны алдылар. Тренер Ильин Альберт Петрович.

Безнең спортчылар яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International