Бер экспонатның тарихы

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Районның туган якны өйрәнү музеенда «Кама таңнарын» да ял итүчеләр өчен «Бер экспонатның тарихы» дигән чираттагы чарада сүз  көнкүреш әйбере – үтүккә багышланган иде. Очрашуда  катнашучылар  бүгенге көндә туган якны өйрәнү музеенда булган  күмер, спирт, газ, парлы  үтүкләрнең бай коллекциясе белән таныштылар. Аннары музей кунакларына үтүкләр музее турында документаль фильм күрсәтелде. Ә очрашу ахырында Туган якны өйрәнү музее заллары буйлап традицион экскурсия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International