Балтач авыл китапханәсендә балалар язучысы Роза Хафизованың 90 еллыгына багышланган "моңлы әкиятче" исемле әдәби сәгать үткәрелде.
Балалар туган табигать, игелек, ярдәмчеллек, өлкән буын кешеләренә ихтирамлы мөнәсәбәт кебек мөһим сыйфат турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Шулай ук "Тылсымлы апай дөньяда" дигән китап күргәзмәсе оештырылды, "Кирлемән" әкияте укылды. Чара ахырында балалар аның иҗаты темасына рәсемнәр ясадылар.