Тенеш авылы китапханәчесе «Улыбка» балалар бакчасының өлкән төркем тәрбияләнүчеләре өчен кышкы салкын турында танып-белү дәресе үткәрде. Чара балаларда сөйләм халык иҗаты, көнкүреш, гореф-гадәтләр, туган як фольклоры образларын формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Кыш турында табышмаклар, мәкальләр уку, күңелле уеннар, кышкы рәсемнәр җыю белән «Морозко» халык әкиятен укыды.