Хезмәт коллективларында җыелыш

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

6 февраль көнне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы районындагы социаль яклау бүлеге, Тәтеш районы буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, «Кама таңнары» социаль ярдәм үзәге, «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәт коллективлары җыелышы булып узды.

Әлеге чарада муниципаль район Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина катнашты. Чарага район инвалидлар җәмгыяте рәисе Зубарева А. А., район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Кама Тамагы муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе Юманов В. А. чакырылган иде.

Очрашуны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Е. В. ачып җибәрде, ул ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2018 елдагы коллегиясе нәтиҗәләре һәм 2019 елга куелган максатлар турында чыгыш ясады.

«2018 елда социаль яклау бүлегенең эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар турында» Сафина Г. Х.чыгыш ясады

Зиннәтова Н. Ю., «Богородский край» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры учреждениенең 2018 елдагы эшенә нәтиҗә ясады һәм 2019 елга планнар турында сөйләде.

«Кама таңнары» социаль ярдәм Үзәгенең эшчәнлеге турында аның директоры Нәбиуллин Г.Н. чыгыш ясады.

Кама Тамагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Тәтеш филиалы мөдире Кадыйрова Н.Г. 2019 елга куелган бурычлар белән оешманың 2018 елдагы эш нәтиҗәләре буенча хисап тотты.

Җыелышта Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Вазыйхов чыгыш ясады. Ул оешмалар эшенә бәя бирде һәм, халыкны социаль яклау өлкәсендә нәтиҗәле эш теләп, 2019 елга беренче чираттагы бурычларга игътибар итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International