Вакытның үз хәтере – ул тарих. 2 февральдә без Бөек Ватан сугышының иң бөек битләреннән берсе – Сталинград өчен барган көрәшне искә алабыз. Районның туган якны өйрәнү музеенда Кама Тамагы урта мәктәбенең 7 «А» сыйныфы укучылары өчен узган музей дәресе Сталинград сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган иде. Балалар Сталинград эпопеясының төп этаплары, Идел буе геройлары турында белделәр. Сталинград сугышында катнашкан якташыбыз, Советлар Союзы Герое Михаил Алексеевич Чирков та, укучыларны бик кызыксындырды.