06 февральдә муниципаль район башлыгы хуҗалыкларны йөреп чыкты. Вазыйхов Наил Альберт улы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Вәлиев Илфат Илдар улы, «Кама Тамагы районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Шакиров Руслан Ришат улы белән берлектә «Камская «Агрофирмасы» ҖЧҖнең терлекчелек объектларында булды. Сөйки авылындагы иң эре сөт комплексын, Мордва Каратае һәм Ишем авылларында яшь терлекләр үстерү буенча терлекчелек фермаларын карадылар. Катнашучыларны терлекләрне кышлатуның барышы, бүлекчәләрдә эшләрнең торышы белән "Камская" агрофирмасы " ҖЧҖ директоры Сибгатов Илһам Габделнур улы таныштырды. Шулай ук әлеге терлекчелек объектларының хезмәт коллективлары белән дә очрашу булды.