Мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре белән җыелыш

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген район мәдәният йортында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы мәдәният хезмәткәрләре белән очрашты.

Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Кузиева Ирина Александровна районда «2014-2020нче елларга Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү», «2014-2020нче елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программалары нигезендә алып барыла торган эшләр, туризмны үстерү өлкәсендә алып барыла торган эшләр турында сөйләде, бу : Красновидово авылында Алмалы спас, Тәмте Медовый спас, Кама Тамагында Кама ухасы фестивале, «Әнисья әбиендә кунакта» Мордва Каратае авылында һәм башка күп кенә чаралар мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелә.  Докладта китапханәләрне матди-техник яктан тәэмин итү, мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри белем дәрәҗәсе, районның «муниципаль учреждениеләр төзү һәм капиталь ремонтлау»программасында катнашуына карата таләпләр күтәрелде.

Конструктив сөйләшүне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов гомумиләштерде.   Үз чыгышында ул халык белән эшне активлаштырырга, төрле яшьтәге кешеләр белән, беренче чиратта яшь буын арасында эшне көчәйтергә кирәклегенә игътибар итте.

Җыелышта "чыршыны иң яхшы бизәү һәм Яңа ел чараларын үткәрү" район конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү булды (Тәмте авыл мәдәният йорты-1 дәрәҗә диплом, Келәнче авыл мәдәният йорты-2 дәрәҗә, Столяров исемендәге мәдәният йорты-2 дәрәҗә). Катнашучыларның дипломына Балтач авыл мәдәният йорты, Тенеш авылы мәдәният йорты, Олы Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты лаек булды. Барысы да кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International