Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Радуга» 1 нче балалар бакчасының «А» әзерлек төркеме балалары белән «Республикабыз Гербы» дигән әңгәмә үткәрделәр (тәрбияче: Вазыйхова Г. М.).
Балаларга искә төшерделәр, 1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы гербы кабул ителде. Китапханәчеләр мәктәпкәчә яшьтәге балаларга гербтагы рәсемнәрне символлаштырулары турында сөйләделәр. ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Татарстан АССР гербы белән таныштырдылар.