Кышкы балалар ГТО фестивале

2019 елның 8 феврале, җомга

2019 елның 7 февралендә Кама Тамагы муниципаль районының тестлаштыру үзәгендә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының балалар кышкы фестивале узды.

Анда безнең районның 9 мәктәбе укучылары, 100гә якын кеше катнашты .Фестивальдә катнашучылар үзләрен урыннан озынлыкка сикерү, сыгылу, көч гимнастикасы һәм йөзү буенча сынадылар. "Чаңгыда йөгерү» нормативын үтәү 9 февральдә стадион базасында «Россия чаңгы юллары» кышкы спорт ярышлары узачак. Кама Тамагы Муниципаль Районы ГТО фестиваленең барлык нормативларын үтәгәч, нәтиҗәләр ясалачак һәм җиңүчеләр бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International