Россия Федераль салым хезмәте 2018 ел өчен гражданнарның транспорт һәм җир салымнарын, шулай ук физик затларның милкенә салым түләүдән азат итүче ташламаларны куллану тәртибе турында хәбәр итә. Милек салымнары буенча ташламалар бирү турында гаризаны физик затлар үз вакытында 2019 елның 1 маена кадәр тапшырырга мөмкин.
Салым ташламасына хокук 2018 елда беренче тапкыр булса, элек салым инспекциясенә аны бирү турында билгеләнгән гариза белән мөрәҗәгать итмәгән граждан моны эшли ала. Гаризаны 2019 елның 1 маена кадәр, «физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» аша, почта аша яисә шулай ук салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Россия Федераль салым хезмәте хәбәр иткәнчә, 2018 ел өчен транспорт салымын түләүдән азат итүче физик затлар - рөхсәт ителгән максималь массасы 12 тоннадан артык булган, «Платон» системасы реестрында теркәлгән автомобиль хуҗалары өчен федераль дәрәҗәдә ташламалар каралган. Региональ дәрәҗәдә транспорт салымы буенча ташламалар РФ субъектлары законнары һәм салым түләүчеләрнең башка категорияләре өчен дә билгеләнгән.