9 февральдә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе стадионында муниципаль район Башлыгы кубогына хоккей турниры узды, анда безнең районның хоккей командалары катнашты.
Турнир нәтиҗәләре буенча 1 урынны «Авиатор» хоккей командасы, 2 урынны Олы Салтык авыл җирлеге командасы, 3 урынны Иске Казиле авыл җирлеге командасы алды.
Бүләкләү тантанасында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов катнашты.
Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.