9 февраль көнне Татарстан Халыклар Дуслыгы Йортында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Васильевич Коротков исемендәге XXVIII рус хор музыкасы фестивале узды.
"Оберег» вокаль ансамбле (җитәкчесе-Любовь Вәлиева) фестиваль лауреаты дипломы белән бүләкләнде. Дипломны ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары, «Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе урынбасары, «Казан рус милли мәдәни берләшмәсе»муниципаль оешмасы Советы Рәисе Александровская И.А. тапшырды.