Олы Салтык авыл китапханәсендә очрашу

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне һәм Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан Олы Салтык авылы китапханәсендә очрашу узды.

Очрашуда муниципаль район Башлыгы Вазыйхов Н.А., башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Е.В., авыл җирлеге башлыгы Ибатов Х.Х., Әфган сугышы ветераннары советы рәисе Кәримов Р.В. җитәкчелегендә делегация, шулай ук Олы Салтык башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнаштылар.

Очрашу Әфган сугышы вакыйгаларына һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан хәрби хезмәткәрләр истәлегенә багышланган иде. Әфганчының тол хатыны Гөлсинә Яруллинага район исеменнән чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.

 

Яруллин Илшат Вәлиәхмәт улы 1965 елда Кама Тамагы муниципаль районының Олы Салтык авылында туган.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, зоотехник белгечлеге буенча Тукай совхоз - техникумына укырга керә. 1 нче курс тәмамлангач, Совет армиясенә чакырыла, Әфганстанда танкист булып хезмәт итә.

"Рәхмәтле әфган халкыннан Сугышчы-интернационалист" медале бар.

Хезмәттән соң совхоз-техникумны тәмамлый һәм туган колхозына «1 нче май» кайта. Ветеринария табибы, соңрак терлекче булып эшли.

1988 елда өйләнә. Хатыны белән бергә ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Илшат Вәлиәхмәт улы 2018 елның августында вафат булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International